07.11.2013 17:05 Четверг
Если Вы заметили ошибку в тексте, выделите необходимый фрагмент и нажмите Ctrl Enter. Заранее благодарны!

Краснохолм уңганнары

Калтасы районы “Меркурий” җитештерү-сәүдә фирмасы сатып алучылар арасында зур популярлык казанды. Биредә җитештерелгән ит ярымфабрикатларын да, тозланган балык-кәбестәләрне дә, икмәк ризыкларын да чират торып алалар. Һәрвакыт яңа, тәмле, сыйфатлы продукцияне мактыйлар.

Меркурий җитештерү-сәүдә ноктасы — “Доверие” компанияләр төркеменең бер подразделениесе. “Доверие”не эшкуар Дамир Низаметдинов җитәкләсә, “Меркурий”ның директоры — Ольга Шәйбәкова.

Фирманың төп юнәлешләренең берсе — халыкны үзләре җитеш­тергән азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү. Монда малчылык белән шөгыльләнүче “Восход” авыл хуҗалыгы җитештерү коопера­тивының да өлеше зур. Килешү буенча шушы хуҗалык “Меркурий”ны ит белән тәэмин итә. Итне запас белән күпләп алмыйлар, кирәк булган саен гына китереп торалар. Шуңа күрә чимал сыйфатын югалтып ятмый. Продукция дә озак сакларга түгел, ә тиз сатып бетерүгә юнәлеш тотып эшләнелә. Фирманың ике цехы бар — берсе “Неон”, икенчесе — “Джем”. “Неон”да, әйтик, пилмән, кәтлит кебек уннан артык төр ит продуктлары әзерләнә. Сатуга пилмәннең генә алты төре чыгарыла, шулай ук халыкка киселгән токмач, тозланган кәбестә, кореяча эшләнгән кишер, тозлы балык тәкъдим итәләр. Салатлар өчен, ашханәләргә бәрәңге, кишер, кәбестәне халыктан кабул итәләр. Әзер продукция район кибетләрендә сатыла.

— Хәзер мал тотучылар аз, шуңа да авыл халкы ит ризыкларын сатып алуны кулай күрә. Безнең товарларга хак, чагыштырмача, түбән. Чөнки юл чыгымнарын хакларга салмыйбыз, арадашчыларсыз эшлибез, ит “Восход” хуҗалыгыннан туп-туры цехларга килә. Үзебез, дегустациядән тыш, кибетләргә чыккан ит продуктларын тикшерәбез, — ди Ольга Павловна.

Пилмән эшләү бригадасы, әйтик биш кешедән тора. Бер кешенең тәүлек нормасы – 20 килограмм пилмән. Кызлар инде үз эшләренә өйрәнгән, бригадир Алена Шәй­хетдинова җитәкчелегендә авырсынмый, көлешә-көлешә эшлиләр. Гүзәлия Хәсәнова, Галина Хәсәнова – тәҗрибәле эшчеләр, аларның кулларына күз иярми. (Ә ял вакытында бергәләп “Кызыл таң”да басылган Зифа Кадыйрованың әсәрләрен укып утырулары күңелгә хуш килде).

“Джем”да  пекарня һәм  кондитер цехы урын алган. Биредә җитеш­терелгән продукциянең да ассортименты киң: 70 төрдән артык кондитер изделиеләре әзерләнә, шулай ук 30дан артык төр кулинар ашамлыклар сатуга чыгарыла. Әйткәндәй, күптән түгел Мәскәүдә үткән “Алтын көз” күргәзмәсендә краснохолмлылар җитештергән җиде төр ризык алтын медаль белән бүләкләнгән.

— Әлеге югары бүләк безнең тырышлыкка иң зур бәя. Чөнки без чыннан да сыйфатны алга куябыз. Без үзебез шушы җирдә үстек, шушы кешеләр белән аралашабыз, бергә яшибез. Райондашларыбыз, авылдашларыбыз арасында миллионерлар юк, һәркайсы үз хәләл көче белән дөнья көтә. Шуңа да алар җилкәсендә баюны максат итеп куймыйбыз, максатыбыз — кешеләрне тәмле һәм сыйфатлы ризык белән тәэмин итү. Безнең продукциядә соя, химия, буяулар тапмассыз, без экологик чиста продукциягә йөз тотабыз. Балалар учреждениеләрен тәэмин итү дә безнең өстә, алар сәламәтлегендә экономияләү җинаять булыр иде, — ди Ольга Шәйбәкова.

Цехлар заманча җиһазлан­ды­рылган, барысы да компьютер яр­дәмендә башкарыла. Пекарняда быел газда эшли торган мич урнаштырган­нар, хезмәткәрләр сөенеп бетә алмый, чөнки элекке мич берьюлы нибары 35 икмәк пешерергә сәләтле булса, яңасы 220  буханканы сыйды­ра, ә көнлек норма — 3600 буханка.

Биредә пешкән тортларны аеруча яратып алалар, туйларга, юбилейларга заказлар күп. Ике ел элек цехта бавырсак пешерә башлаганнар, аларга ихтыяҗ зур. Ерак җиргә кунакка барсалар, Башкортстаннан күчтәнәчкә гел күпләп алып китәләр, — ди тәҗрибәле бавырсак пешерүче Ләйсән Тимергалиева. Көн саен биредә 25 килограмм бавырсак пешерелә, аның бер өлеше – баллы бавырсак. Шулай ук  йөзләрчә килограмм кондитер изделиеләре цехтан чыгып, кибетләргә таратыла. Кулинарлар Флүзә Садыйкова, Ильвира Шакирова, Әлфия Шәймарданованың да кулы алтын, ашамлыклары — гөбәдия булсынмы ул, рулет, торт, хотдогмы — уңа, диләр. Ольга Шәйбәкова шулай ук сыйфат буенча менеджер Зилә Андрееваны, “Иң яхшы икмәк пешерүче” исеменә лаек булган Рәсүлә Тимербаеваны, икмәк пешерүчеләр Ирина Гайнцева, Альбина Заһретдинова, Фәнүзә Шәрифҗанова, Рушания  Шәйнурова, Гелена Шакирова, Әлмия Галләмова, Сирена Фәйзуроваларны мактап бетерә алмый. Биредә эшләү мәртәбәле санала, чөнки хезмәт хакы әйбәт, вакытында түләнә, эш шартлары елдан-ел яхшыра. Кондитерлар, кулинарларның һөнәрен арттыру өстендә эшләргә дә онытмыйлар, башкаланың “Пышка” җәмгыяте белән хезмәттәшлек итеп, кондитерларын анда тәҗрибә алырга, укырга җибәргәннәр, мондый хезмәттәшлек бик файдалы, — ди Ольга Павловна.

— Бу фирманың продукциясе, эшне оештыра белүе белән дә бик канәгатьбез. Һәр оешма шулай эшләсә, без әллә кайчан алга китәр идек инде, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Федор Бикбатыров.

Әйе, “Меркурий”  җитештерү-сәүдә фирмасы районның горурлыгы, йөздән артык кеше өчен эш урыны гына түгел ә күпләр өчен кече эшкуарлыкның өлгесе дә.

Гөлнара Гыйлемханова

Добавить комментарий

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные и авторизованные пользователи. Комментарий появится после проверки администратором сайта.

50